2018 елның 17 июлендә Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәге эш төркеме "Керамзит блоклар, брусчатка һәм тимер-бетон алкалар җитештерү" эшчәнлек төре буенча үзэшчәнлек булдыруга дәүләт финанс ярдәме алган шәхси эшмәкәрдә булды.
Мәшгульлек үзәге белгечләре эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бару тәртибе һәм башкарылучы эш күләме белән таныштыла. Сатып алынган җиһазлар, эшкә киткән материаллар бизнес-план чыгымнарына туры килүен, мәшгульлек үзәгенә исәп-хисап ясау срокларының үтәлүен ачыкладылар.