Питрәч муниципаль районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шатлык” социаль приютында туган көннәр бәйрәм итү матур гадәткә кергән.
Менә бүген дә биредә балаларны туган көннәре белән тәбрикләделәр. Социаль педагог Е.Карнаухова һәм музыкаль җитәкче Т.Угарова бик матур күренеш әзерләделәр.
Бәйрәм төрле мультик геройларның чыгышы белән үрелеп барды. Туган көннәрен билгеләп үтүчеләр белән төрле конкурслар, уеннар уйнатылды. Балалар бәйрәм буенча тамашачыларны бәйрәм кәефендә тотты! Бәйрәм бүләкләр бирү һәм чәй өстәле артында тәмамланды.