“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Күңелле стартлар”  сәгате узды

2018 елның 18 июле, чәршәмбе

Алабуганың "Астра" бала һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә тәүлек буе эшли торган бүлек тәрбиячеләре Юлия Свиньякова һәм Гөлчәчәк Самойлова  “Күңелле стартлар” дигән уен сәгате оештырды.

Чараның максаты балаларда сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен үстерү, аларны системалы рәвештә спорт уеннары белән шөгыльләнүгә кызыксындыру, начар гадәтләргә альтернатива буларак, спортны пропагандалау.

Ярыш ике команда арасында үткәрелде. Балалар йөгерү, туп алып баруда ярыштылар. Спорт викторинасы сорауларына җавап бирделәр. "Туп белән сикерү”, “Боткаклыктан күчү”, “Теннис тубы белән чабу”, “Тупны бирү”, “Атка атланып йөрү”, “Кыршау белән эстафета” уеннарында катнаштылар.

Ахырда капитаннар бәйгесе булды. Чарада 27 бала һәм 3 әти-әни катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International