Кешенең иң зур байлыгы – саулык. Сәламәт тормыш рәвешен пропагандалауда спорт һәм физкультура белән шөгыльләнү,төп урын алып тора.
Шуның өчен дә, Питрәч муниципаль районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шатлык” социаль приютында ”Күңелле вакыйгалар шәһәрендә” дигән спорт чарасы үткәрелде.
Чараның максаты тизлекне, җитезлекне, тапкырлыкны үстерү, команда да үз-үзеңне тота белү, бүтәннәр белән уртаклашып эшләү булып тора. Командаларга төрле-төрле конкурсларны узарга туры килде, кайвакыт алар җиңелдән булмады. Балалар туп белән йөгерделәр һәм сикерделәр. Бу мавыктыргыч ярышның бөтен этабында да бик киеренке көрәш иде. Балаларны җиңү теләге биләп алды.Тәрбияләнүчеләр әлеге проекттан күңел күтәренкелеге һәм уңай тәэсир алдылар.