Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,52% күрсәткечен тәшкил итте

2018 елның 18 июле, чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2018 нчы елның 17 июленә республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә рәсми рәвештә 10 678 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 9 кешегә күбрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,52 % күрсәткечен тәшкил итте.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 43 889 гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 3 899 эш урыны ачык дип белдергән. Хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты бер вакансиягә 0,24 кешегә тиң.

Хисап атнасы барышында исә 522 кеше эшсез дип танылган, шуларның 424 се – моңа кадәр хезмәт куйган. 91 татарстанлы оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International