Әлки интернат-йортындагылар өчен экскурсия оештырылды

2018 елның 18 июле, чәршәмбе

Әлки районының картлар һәм инвалидлар интернат-йортының социаль эшләр буенча белгеч Татьяна Клянина үз карамагында тәрбияләнүчеләр өчен экскурсия оештырды.

Экология һәм сәламәтләндерү туризмы элементларын үз эченә сыйдырган проектта барлыгы 12 кеше катнашты.

Мондый экскурсия картларны җәяүләп тә табигать кочагына алып чыгуны да күз уңында тота. Бу сәфәрләр вакытында алар җиләк һәм файдалы үләннәр дә җыяю белән мәшгуль була.

Чараның максаты - өлкәннәрдә һәм инвалидларда яшәү активлыгын арттыра, физик халәтне ныгыта, аралашу даирәсен киңәйтергә дә мөмкинлек бирә. Табигатьтә олы кешеләрнең кәефләре күтәрелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International