Азнакайның "Өмет" үзәге балалары гадәти булмаган рәсем дәресендә катнашты

2018 елның 18 июле, чәршәмбе

Азнакай муниципаль районының  “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә үзенчәлекле рәсем ясау дәресе узды. Үзәкнең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары  “Киндер-Арт” социаль-реабилитация түгәрәге уңаеннан сенсемоториканы үстерүгә “Мамыклы таякчыклар белән рәсем ясау” темасын колачлаган чара оештырды.

Мамыклы таякчыклар белән рәсем ясауны пуантилизмның бер төре дип әйтергә була. Пуантилизм француз теленнән тәрҗемә иткәндә “нокталар буенча язу” дигәнне аңлата. Нәтиҗәдә  ачык төрле төсләргә бай күбәләкләр, чәчкәләр һәм балыклар барлыкка килде.

Дәрес  бик кызыклы һәм уңай эмоцияләргә бай үтте. Балалар ясаган рәсемнәреннән канәгать  калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International