Лаеш районының балигъ булмаганнар эше бүлеге инспекторы Ангелина Коннова тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр белән әңгәмә оештырды.
Белгеч балаларга нинди очракларда яшүсмерләр балигъ булмаганнар эшләре бүлеге инспекторлары күзәтүе астына алынуларын аңлатты.
Профилактик юнәлештәге әңгәмә балаларда хокук буенча белемнәрне арттыра. Алкоголизм, наркомния һәм башка яшүсмерләр арасындагы тискәре күренешләрне булдырмый калуда зур роль уйный, ди белгечләр.