17 июльдә Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йортындагылар өчен туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре иҗади мастер-класс оештырды.
Чара барышында интернат-йортта торучылар атлас тасмалардан чәчәкләр ясарга өйрәнде. Очрашуда катнашкан һәркем башта төрле материалларны сайлады, чәчәк дизайнын тәгаенләде, аннан соң үз фантазияләрен тормышка ашырырга кереште.
Мастер-класс барышында дустана атмосфера хөкем сөрде, һәркем иҗат белән мәшгуль булды.