Питрәчтә “Мисс-Шатлык” музыкаль-шоу конкурсы узды

2018 елның 18 июле, чәршәмбе

Дәүләт казна учреждениясенең Питрәч муниципаль районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шатлык” социаль приютында" музыкаль чара оештырылды.

Биредә Т.Угарова һәм социаль педагог Е.Карнаухова җитәкчелегендә “Мисс-Шатлык” музыкаль-шоу конкурсы булып узды. Бу исемгә 10-16 яшькә хәтле 8 катнашучы дәгъва кылды.

Кызлар тулы көчләренә үзләренең талантларын ачтылар, дефеле, “Узең турында сөйлә”, “Сыер сау”, аеруча “Креатив модельер” конкурсында фантазияләр ачылды. Жюри сорауларыґ, таләпләре буенча конкурсантлар кул астындагы материаллардан төрле киемнәр әзерләп күрсәттеләр. Алып баручылар Аня, Артем тамашачылар арасында шаян уен-көлке, дәрт белән бәйрәм атмосферасын тотып торды. Барлык уенчыларда төрле номинацияләрдә бәяләнделәр, бүләкләр алдылар. Мондый чаралар, иҗатны, фантазияне, дустанә, мөнәсәбәтләрне үстерә, ди педагоглар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International