Түбән Кама приюты балалары ГХАТ эшчәнлеге белән танышты

2018 елның 18 июле, чәршәмбе

Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен шәһәрнең ГХАТына экскурсия оештырылды.

Профориентация юнәлешендәге эшчәнлекне дәвам итү уңаеннан оештырылган сәяхәт вәкилләренә загс нечкәлекләре турында күп төрле кызыклы фактлар яңгыраттылар.  ГХАТ архивында балалар бала тууны теркәү алымнары үз күзләре белән күрделәр. Элегрәк мондый гамәлләр барысыда каләм белән башкарылган булса, хәзер инде замана технологиясе кулланыла.

Тантаналар залында яшүсмерләр юбиляр парларны котлау, исем кушу чаралары белән танышты. ГХАТ хезмәткәрләренә күптөрле сорауларын бирделәр. Гаилә кануннары буенча белемнәрен арттырдылар. Бу белемнәр барысы да киләчәктә балаларга һөнәр сайлауда да ярдәм итәчәк, ди приют тәрбиячесе   Анжелика Пушкова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International