Арчадагы “Өмет чыганагы” тернәкләндерү үзәгенә йөрүчеләр “Бергә булдырабыз” проекты уңаеннан, кайчандыр үзәккә йөреп дәваланган егетләр белән очрашу уздырды.
Шәрәфетдинов Рамил, Низамов Айрат, Шәйдуллин Илфир үзләренең тормышлары, кайда белем алулары һәм нинди һөнәр үзләштерүләре турында балаларга сөйләде. Мөмкинлекеләре чикләнгән булуга карамастан егетләр спортның бочче һәм пауэрлифтинг төрләре белән шөгыльләнәләр. Алар балаларга үзләренең мактау кәгазьләрен һәм медальләрен күрсәттеләр, бочче уены белән таныштырдылар, бергәләшеп уйнадылар, киләчәктә аларны да үз командаларына чакырдылар.
Егетләрнең үзәктәге балалар белән очрашулары күңелле әңгәмә һәм бергәләшеп сүрәткә төшү белән тәмамланды. Алар киләчәктә дә очрашып торырга сүз куештылар.