“Нептун көне” - спорт һәм музыкаль күңел ачу бәйрәме

2018 елның 18 июле, чәршәмбе

Дәүләт казна учреждениясенең Питрәч муниципаль районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шатлык” социаль приютында “Нептун көне” дигән спорт һәм музыкаль күңел ачу бәйрәме үтте.

Бу бәйрәм суга кагылышлы кызыклы уеннар белән барды. Проект авторлары хәбәр иткәнчә, чараның максаты булып балаларны коллективка туплау һәм яхшы кәеф булдыру. "Нептун, шунда ук балаларның игътибарын җәлеп итте. Алар шатланып уеннарда һәм эстафеталарда катнаштылар. Балалар табышмаклар чиштеләр, җырлар башкардылар һәм биеделәр. Бәйрәм мавыктыргыя һәм күңелле оештырылган иде. !әркемдә уңай эмоциональ тәэсир булдырылды", - ди чараны оештыручылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International