Чаллының "Ышаныч" үзәгендә "Гаилә альбомы" проекты тормышка ашырыла

2018 елның 17 июле, сишәмбе

Эш алымында яңа технологияләр куллану һәрвакыт өстәмә чыгымнар сорый. Грант оту  өчен төрле социаль проектлы конкурсларда катнашу мәслихәт.

2017 елда Чаллының "Ышаныч" үзәге  республика күләмендә оештырыла торган "Иҗтимагый инициатива" социаль проектлар конкурсында җиңүче итеп танылды.  "Ак Барс Созидание" хәйрия фондыннан тапшырылган грант акчасына "Гаилә альбомы" проектын тормышка ашырырга мөмкинлек туды. 

"Гаилә альбомы" проекты 2018 елның гыйнвар аеннан старт алды. Бу вакыт эчендә шактый гамәлләр башкарылды. Яңа җиһаз алынды, диагностика этабы уздырылды, гаилә төркемнәре барлыкка килде, алар проектта катнашучылар булды. Беренче фотосессияләр башкарылды.

Алда тагы да кызыклы гамәлләр көтә, ди проект авторлары. Иҗади гаилә проектның нәтиҗәсе - балалар китабы, анда фотолар урнаштырылачак. Хәзерге вакытта Лев Толстойның "Косточка" әсәре буенча китапчык әзерләнә дә инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International