14 июль көнне Чаллының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләрне "Арена-Ягуар" Мәскәү циркы артистлары шатландырды. Артистлар картларны цирк сезоны ачылышына чакырды.
Циркның администраторы Татьяна Ивановна үзенчәлекле кунакларны каршы алды һәм беренче рәтләргә утыртты. Кунак булып килгән тамашачы һәр артистның, хайваннарның күркәм чыгышын кайнар алкышларга күмеп тамаша кылды. Бигрәктә тутый кошлар номеры картларга ошады. Клоунның һәрбер мәзәге тамашачыда шатлык уятты.
Мондый мәдәни сәяхәтләр олы кешеләр күңелендә активлыкны, тормышка мәхәббәтне арттыра, ди интеран-йорт җитәкчеләре.