Тәтештә социаль-тернәкләндерү муниципаль консилиум утырышы узды

2018 елның 17 июле, сишәмбе

Тәтеш районында социаль-тернәкләндерү муниципаль консилиум утырышы булып узды. Анда социаль яктан авыр хәлдәге 4 гаилә мәсьәләләре каралды. 

Утырышта гаиләләрне бер этаптан, икенче этапка күчерү буенча сүз барды. Тәтеш районында гомер итүче әлеге гаиләләр белән тернәкләндерү чаралары уздыру турында да хисап тотылды. Бердәм тавыш белән гаиләләр белән эшчәнлекне дәвам итү карары кабул ителде. 

Утырыш барышында ата-аналарга өч сигнал карта тикшерелде, алар тиешле дәрәҗәдә үз вазифаларын үтәмәгән. Балигъ булмаганнар арасында да тәртип бозулар барлыгы ачыкланды. Утырыш нәтиҗәләре буенча әлеге гаиләләр тиешле органнар карамагына теркәлде. "Тәтеш балкышы" социаль үзәге гаиләләргә ярдәм күрсәтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International