17 июль көнне Алабуганың "Астра" үзәгендә “Туган якның патриотлары”, дигән темага багышланган чара оештырылды.
Дәреснең төп максаты кавалерист-кыз Надежда Дурованың биографиясен өйрәнү, шулай ук ни өчен Алабугада Дурованың музеен ачканнар, дигән сорауга җавап табу. Надежда Дурованың үз тормышын армия хезмәтенә багышлау турындагы карарын кабул итүенә нәрсә этәргеч булган?
Әңгәмә барышында балалар Н.Дурованың батырлык һәм кыюлык белән тулы гомер юлын, туганнан үлгәненә хәтле күзалладылар. Күрсәтелгән фоторәсемнәр, иллюстрацияләр ярдәмендә балалар кыю һәм батыр хатын -кызның тормыш юлын тирәнтен аңлый алды һәм куелган сорауларга җавап тапты. Әңгәмәдә 20 бала һәм 6 әти- әни катнашты.