Бүген Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Бездә булган курку хисләре» дигән темага мини-тренинг үткәрде.
Чараның максаты – куркудан, тискәре хисләрдән арыну. Бер-береңә ышану хисе тудыру максатыннан, һәркем үзенең курку хисен ачыктан-ачык сөйли алсын өчен, чараны психолог үзенең курку хисләре турында сөйләүдән башлады. «Курку – ул кешенең дөрес хисе, аннан оялмаска кирәк» легенә инандырды. «Үзеңнең куркуыңны сөйлә» – дигән күнегүдә һәркем яшермичә нәрсәдән курыкканын сөйли алды.
«Мин нәрсәдән куркам» – дигән күнегүдә һәркем нәрсәдән курыкканын рәсемгә төшерде. «Башкаларның рәсемнәре» – дигән биремдә социаль хезмәт алучылар әле ясаган «курку» рәсемнәрен чиратлап күрсәтеп, кем нәрсәдән курыкканын бергәләшеп уйлап, аңа ничек ярдәм итәргә кирәген ачыклады, фикер алыштылар.
Нәтиҗәдә, тренинг барышында ышанычлы уңай атмосфера барлыкка килде, социаль хезмәт алучылар куркудан котылу юлын бергәләп чишеп, җыелган тискәре хисләрдән арыну мөмкинлеген тойды.
Чарада 12 кеше катнашты.