Лениногорск укучылары һөнәр сайларга өйрәнә

2018 елның 17 июле, сишәмбе

13 июльдә Лениногорск шәһәренең "Дуслык" балалар сәламәтләндерү лагеренда ял итүче мәктәп балалары өчен профориентация буенча хезмәт күрсәтелде.

Лениногорск каласының мәшгульлек үзәге белгечләре "ЛОГОС" үзәге белгечләре белән бергә хезмәт базарындагы мөһим һөнәрләр турында бәян иттеләр. Г.Резяпкина методы буенча тест та оештырылды. Тестта барлыгы 52 яшүсмер катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International