"Берег Надежды" үзәгендә төрле төстәге кулчатыр көне

2018 елның 17 июле, сишәмбе

Менделеевск муниципаль районында «Берег Надежды» социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен «Төрле төстәге кулчатырлар  көне» дип аталган күңел ачу программасы оештырылды.

Максаты: өлкәннәр һәм инвалидларның комплекслы мәдәни көн-күреш һәм социаль-рухи тормыш сыйфатын яхшырту.

Социаль хезмәт алучыларга кулчатырларның барлыкка килү тарихы тәкъдим ителде. Кызыклы фактлар, аларнын төрләре, кулчатырларда язмача кирәк-яраклар һәм башка кечкенә предметларнын саклануы билгеле булды.

Реабилитантлар бик теләп бәйгеләрдә катнашты, кулчалтыр кулланып төрле уеннар уйнадылар : «Кулчатыр белән гольф», «Яңгырдан саклау», «Кулчатыр каруселе», «Йорттагы һава торышы», «Кулчатыр астында бию».

Зур теләк белән үзләре бизәгән кулчатырлар тәкъдим иттеләр. Иң активлары костюмлаштырылган күрсәтмә оештырдылар, чыгышларын шигырләр, жырлар белән башладылар.

Конкурста жиңүчеләр булмады, чөнки катнашучылар әлеге программага барысы да шактый көч һәм илһам кертте. Барлык реабилитантлар бик канәгать калды. Соңыннан шәһәрнең кулчатыр аллеясендә фотога төшү мизгелләрен уздырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International