Менделеевск приютында бию көне

2018 елның 17 июле, сишәмбе

Җәйге чорның чираттагы шимбәсендә Менделеевскның "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр приютында уеннар көне булып узды. 

Тәрбиячеләр Альберт Галиев и Айсылу Җәмәлетдинова "Стартинейджер"бию-уен программасы оештырды. Уеннарда катнашкан балалар, осталыкта, җитезлектә көч сынашты.  Алар бик теләп төрле биремнәрне башкардылар, уйнадылар, биеделәр.

Уен программасы кызыклы гына түгел, ә файдалы да узды: балаларбию дөньясындагы  бик күп кирәкле фактлар турында белде. Ә соңыннан һәркемгә татлы призлар таратылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International