"Кама таңнары" приюты балалары Менделеевск шәһәре белән танышуларын дәвам итәләр

2018 елның 17 июле, сишәмбе

16 июльдә "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр Менделеевск шәһәре белән кабат таныштылар.

Виртуаль сәяхәт вакытында балалар районның гүзәл авылларында булды, аларның тарихы белән таныштылар.  Ә аннары балалар социаль педагоглар белән төрле роликлар карады. Приютта тәрбияләнүчеләр терроризм, ваемсызлык сүзләренең мәхәббәт, тынычлык, кайгыртучанлык төшенчәләре белән туры килмәвен аңладылар. Адәм балаларының тормышын саклап калу өчен башкаларны яратырга, һәр нәрсәгә игътибарлы булырга кирәген төшенделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International