Әгерҗенең "Наз" приютында курчак тамашасы

2018 елның 17 июле, сишәмбе

16 июльдә  Әгерҗенең "Наз" приютында тәрбияләнүче балалар  курчаклардан тамаша әзерләделәр һәм иң кечкенә тәрбияләнүчеләргә күрсәттеләр.

Тамаша барышында, әкият геройлары турында сөйләделәр, юлларда куркынычсыз  итеп үзләрен тоту, шул исәптән хәрәкәтле уеннарны машиналар йөри торган  урында уйнамаска һәм юлда иминлекне саклау өчен саклангыч тасмалар кияргә киңәш иттеләр.

Тәрбияләнүчеләребезгә бу чара бик ошады, балалар шат һәм кәнагать калды. Балалар катнашында авыр юл һәлакатләре саны кимер, дип ышана проект авторлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International