Шушы көннәрдә Казанның «Апрель» үзәге белгечләре 10ны балалар поликлиникасы табиблары белән очрашты.
Бу очрашуның төп максаты – ике арада хезмәттәшлекне җайга салу, баласының үсешендә үзенчәлекләр, тоткарлыклар булган гаиләләргә юл күрсәтеп җибәрү өстендә бергәләп эшләү, ди проект авторлары.
Методист Ф.Луконина безнең үзәкнең ничек эшләве, нинди методикалар куллануы турында сөйләде. Шулай ук буклет һәм брошюралар таратты, ди «Апрель»дәгеләр.