«Апрель» үзәге белгече  Нурсия Әхмәтова «Социаль хезмәт күрсәтүче оешмаларның иң яхшы хезмәткәре» конкурсында призер булды

2018 елның 17 июле, сишәмбе

Россия күләмендә оештырыла торган «Социаль хезмәт күрсәтүче оешмаларның иң яхшы хезмәткәре» конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды.

«Апрель» үзәге белгече  Нурсия Әхмәтова  «Социаль хезмәт күрсәтүче оешмаларның иң яхшы хезмәткәре» конкурсының республика этабында  «Хезмәтендә иҗатлылык» номинациясендә призер булды.

Ул безнең үзәккә 18 ел элек, мөмкинлекләре чикләнгән баланың әнисе буларак килде. Аннары бездә специалист булып калып, үз эшенең профессионалына әверелде. Мануаль праксис белән шөгылләнү дәресләре балаларга да, әниләргә дә бик ошый. Шуның өстенә Нурсия Әхмәтва  бик иҗади кеше, аның дәресләрендә һәрвакытта да үзе ясаган пособияләр, коробочкалар,  бетмәс идеялар ташып тора. Әлеге сыйфатлары өчен аны коллегалары да хөрмәт итә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International