"Балкыш" балалары рухи кыйммәтләрне ныгыта

2018 елның 17 июле, сишәмбе

«Алтын Юл. Золотая Стезя» программасын тормышка ашыру максатыннан Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютының өлкән төркемнәрдә тәрбияләнүчеләр өчен комплекслы дәрес оештырлды.

Балалар тәрбиячеләр Лилия Әгълиулина һәм Лилия Кручинина белән видеосюжет карадылар, соңыннан фикер алыштылар. Төрле кискен хәлләрдә дә кеше булып калу серләрен төшенделәр, һәр бала үз фикерен белдерде.

«Алтын Юл. Золотая Стезя» программасы балаларда рухи кыйммәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән, ди тәрбиячеләр. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International