Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортының ишеклəре кызыклы шəхеслəр өчен һəрвакыт ачык. Менə бүген дə, 2018 елның 16 нчы июлендə, Брест заставасында хезмəт иткəн Рәшид Зыятдинов Рəшид һəм Вячеслав Неровный өлкəннəр янында булып киттелəр.
Хезмəттəшлəр Рəшид һəм Вячеслав үзлəренең 44 елга сузылган дуслыклары турында, сугышчан батырлыклары, авыр үткəннəре турында сөйлəделəр. Элекке чик сакчылары үзлəренең тормышны ярату сыйфатын интернатта яшəүчелəргə дə йоктырдылар, аларының да тормышлары җиңеллəрдəн булмаган шул. Чик сакчыларының 18нче июньнəн 25 нче июньгə кадəр үткəрелгəн Брест шəһəренə автопробегы турында сөйлəп, өлкəннəрне шаккатырдылар. Рəшид Зəйнетдин улы, йөрəктəн чыккан җырларын гармунга кушылып башкарды, ə социаль хезмəт алучылар рəхəтлəнеп аңа кушылып җырладылар.