Кешеләргә ярдәм итә торган һөнәр бар...

2018 елның 16 июле, дүшәмбе

Чирмешән муниципаль районының “Мәрхәмәтле йөрәк” үзәге өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең социаль хезмәткәре Гөлүзә Фартдинова  15 ел  инде әбиләр карый. Ул җаваплы, игътибарлы, хөрмәтле хезмәткәр.

Гөлүзә алты әбине тәрбияли. Социаль хезмәт алучылар аңа бик рәхмәтле, ди коллегалары. "Гөлүзә  барлык эшемдә булыша, һәрвакыт хәлләремне сораша, ярдәм итәргә тырыша", - ди аның турында тыл ветераны Антонина Ромина. 

Бүген 2018 елның 16 июль көнне районның атналык планеркасында "Мәрхәмәтле йерәк” үзәгенең хезмәткәре Гөлүзә Фартидиновага күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан Чирмешән районы башлыгының мактау хаты бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International