Җәй - табигатьнең иң күркәм ел фасылы. Табигатькә чыгу өчен менә дигән вакыт. Менделевскның "Камские зори" балалар һәм яшүсмерләр приютында мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме саф һавага чыккач, бөҗәкләрне күзәтергә ярата.
Хезмәт сөючән бал кортлары, төзүче кырмыскалар, шәп очучы күбәләкләр һ.б. - баларга яхшы таныш. Приют тәрбиячесе Людмила Елисеева балаларга күбәләкләр турында бәян итте. Приютта тәрбияләнүчеләр аны бик җентекләп тыңлады, беркайчан да күбәләкләрне кыерсытмаска сүз бирделәр.
Соңыннан балалар чирәмдәге бөҗәкләрне күзәттеләр. Бөҗәкләр хәрәкәтләнә, төрле авазлар чыгара - бу балаларга ошады. Балалар табышмаклар чиште, уеннар башкарды.