Лев Толстойның 190 еллыгына багышланган чаралар дәвам итә. Кайбычның "Өмет" социаль үзәге, районның Үзәк китапханәсе белән берлектә "Толстой белән көн" дигән акция оештырды.
Акциядә 18 балигъ булмаган бала катнашты. Чара берничщ юнщлештщ оештырылды. Викторина-уеннарда балалар белемнәрен сынады, Толстойның әсәрләре буенча күргәзмә дә оештырылган иде. Мастер-класста волонтерлар ярдәмендә мастер-класс оештырылды, анда әсәр геройларының рәсемнәре ясалды. Нәфис сүз конкурсында исә, һәркем үз сәләтен күрсәтте. "Китап докторы" мастер-класында китапны яңарту серләре өйрәтелде. Чарада шулай ук квест та оештырылды.