Бүген Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Мәдина Хажарова социаль хезмәт алучылар өчен "Элек ничек булганны искә төшерү" буенча мастер-класс үткәрде.
Чараның максаты: элек ничек тукланганнар һәм аны бүген ничек актуальләштерү юллары белән таныштыру. Белгеч катнашучылардан кайчан да булса үзләренең яратып әзерләгән ризыкның рәсемен ясарга сорады. Рәсем ясаганда төсле карандашлар кулланылды.
Социаль хезмәт алучылар ризык турында түбәндәгеләрне сөйләделәр: ризык ничек дип атала, нинди продуктлардан әзерләнгән һәм ничек әзерләнә .
Белгеч ул ризыкларның һәм аш-суларның рәсемнәрен күрсәтте. Ә соңыннан туклануның кеше тормышында нинди роль уйнавы турында фикер алыштылар. Ризыклар турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Социаль хезмәт алучылар үзләренең хисләрен ачыктан- ачык чагылдырып, күңел хатирләренә кайттылар.
Чарада 9 кеше катнашты.