“ Богородский рай” үзәгендә иң көчлеләр билгеләнде

2018 елның 13 июле, җомга

2018 елның13 июлендә Кама Тамагы муниципаль районы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге дәүләт автоном учреждениясенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Аида Витальевна һәм Венера Зайдатовна Туфан Миннуллин паркында балалар белән «Кем кыюрак һәм көчлерәк» дигән спорт чарасы үткәрде.

Шул чараның төп максаты балаларны сәламәт яшәү рәвешенә гадәтләндерү. Төп бурычы: балаларның активлыгын, физик культура һәм спортка мәхәббәт үстерү.

Балалар ике командага бүленделәр һәм исемнәрен командаларына үзләре уйлап таптылар: “Каратистлар” һәм “Ут”. Чара вакытында төрле конкурслар һэм ярышлар үткәрелде, шулай ук спорт темасына багышланган сорауларга да җавап бирделәр. Ярыш вакытында ике команда да үзләренең спортка мәхәббәтен, җитезлекне, кыюлыкны һәм тапкырлыкны күрсәттеләр.

Чара ахырында нәтиҗәләргә йомгак ясалды һәм җиңүчеләр билгеле булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International