Югары Утар балалар интернат-йортындагылар «Олимп» стадионына экскурсиягә барды

2018 елның 13 июле, җомга

2018нче елның 11 июль көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балаларинтернат-йортында тәрбияләнүче 13 бала Байлар Сабасында урнашкан "Олимп" стадионында экскурсиядә булды.

Экскурсиянең максаты:- туган төбәгебездә унашкан паркка экскурсиягә бару;  парк эчендә булган истәлекле урыннар белән танышу; тәбигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Экскурсия балаларны парк эчендә булган Г.Тукай иҗаты буенча  урнаштырылган персонажлар белән таныштырудан башланып китте. Тәрбияче Л.Тимергалиева  балаларга Тукай әкиятләреннән өзекләр сөйләде. Скульптураларны күзәтү барышында балалар әкият геройларые танып үз фикерләрен әйттеләр.  Балаларга аеруча "Кыек көзге"не күзәтү ошады. Алар рәхәтләнеп бер- берсен күзәтеп күңел ачтылар.

Парк эчендә куелган мемориаль такта балаларда зур кызыксыну уятты.  Җирлектә яшәгән данлыклы шәхесләр турында мәгълүмат бирелде. Соңыннан балалар махсус тренажерларда шөгыльләнделәр.

Кече яшьтәге балалар өчен бу ял бик кызыклы, ә өлкән яшьтәге балалар өчен белемнәрен арттыруга зур этәргеч булды.  Паркка оештырылган сәяхәттә барсы да канәгать калдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International