Түбән Кама приюты балалары "татлы агач" эзләде

2018 елның 13 июле, җомга

Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр приютында тәрбияләнүчеләр өчен "Татлы агач эзләгәндә" дигән күңел ачу уены оештырылды.

Балалар ике командага бүленеп берничә этап буенча ярышты. Һәр этапта иҗади характердагы биремнәрне башкарырга кирәк иде. Җыр башкару, ниндидер хайванны күрсәтү, яшерелгән язуны эзләп табу, табышмакка җавап бирү һәм чираттагы бирем алу - боларның барысын да балалар башкарды. 

Җиңүче итеп бер генә команда билгеләнде, ләкин балалар  җиңелүчеләрне дә читтә калдырмады, бүләкләре белән бүлештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International