Минзәлә мәшгульлек үзәге эшче һөнәрләрне пропагандалый

2018 елның 13 июле, җомга

Шушы көннәрдә Минзәләнең мәшгульлек үзәге  "Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен "МебеЛев" җиһаз фабрикасына экскурсия оештырды.

Профориентациягә нигезләнгән сәяхәттә "Умырзая"да тәрбияләнүче 20 балигъ булмаган бала катнашты. Алар фабрикада инженер-конструктор, оператор,тегүче, кисүче, маркетолог, дизайнер һөнәрләре белән таныштылар. Балалар җитештерү цехларында булдылар, мебель салоны белгече кунакларга балалар җиһазы җитештерү турында бәян итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International