«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә спорт чарасы узды

2018 елның 13 июле, җомга

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең дәвалаучы физик культура буенча инструкторы Ләйсән Зиянгирова «Туп белән уен» дигән спорт чарасы үткәрде.

Чараның максаты – хәрәкәт активлыгын арттыру, коллективизм хисләрен үстерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Чарада катнашучылар ике командага бүленде. Балаларның һәммәсе җиңү яуларга омтылды. Барлыгы әлеге чарада 17 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International