Әлмәтнең Эш белән тәэмин итү үзәге эшсезләр өчен курслар үткәрә

2018 елның 13 июле, җомга

Эшче көчләрнең хезмәт базарында конкурентлык сәләтен арттыру максатыннан, Әлмәтнең Эш белән тәэмин итү үзәге эшсез гаржданнарны төрле белгечлекләр буенча укырга җибәрә.

Хатын-кызлар арасында кадрлар бүлеге инспекторы, 1С-бухгалтерия, чәчтараш, пешекче, тегүче, маникюр ясаучы курсларына ихтияҗ зур.

Ир-атлар өчен стропальщик, электромонтер, нефть һәм газ чыгару буенча опрератор, скважиналарга капиталь ремонт ясау буенча бораулаучы ярдәмчесе, кран автомобиле машинисты һәм башка курслар тәкъдим ителә.

Барлык белгечлекләр буенча уку бушлай, уку чорына стипендия түләнә һәм матди ярдәм күрсәтелә.

Тулырак мәгълүмат өчен халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендәге 107 нче бүлмәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Белешмәләр өчен телефон: (8-8553) 32-34-93.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International