6 июль көнне "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр приюты базасындагы "Улыбка" лагеренда "Светофория иле", дип аталган көн узды.
Көннең беренче яртысында тәрбиячеләр Марина Куликова һәм Айсылу Җәмәлетдинова "Акыллы җәяүле" викторинасы оештырды. Балалар викторина вакытында үз белемнәрен күрсәтте. Педагоглар велосипедларда ярыш үткәрде.Балалар каршылыкларны җиңәргә, төрле биремнәрне үтәргә тиеш булды. Барлык катнашучыларга һәм җиңүчеләргә мактау кәгазъләре, татлы призлар өләштеләр.
Кичке аштан соң, балалар Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне чарасында катнашты. Чара Гассар мәдәният йорты янындагы мәйданда узды. Биредә балалар аттракционнарда күңел ачты.