Шушы көннәрдә Питрәчнең "Забота" үзәгендә ишегалды уеннары оештырылды.
Киселева Валентина һәм Зайнетдинова Әминат балигъ булмаган балалар арасында профилактик чара уңаеннан "Ишегалды уеннары " үткәрделәр. Чараның максаты - балаларның сәламәт яшәү рәвешен алга кую. Балалар ишегалды уеннарында бер-берсе белән аралашып, мавыгып уйнадылар, күңел ачтылар. Мондый чаралар балаларның сәламәтлеген ныгытуга да ярдәм итә.