Бөгелмәнең "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен интерактив музей профориентация буенча экскурсия оештырылды.
Балаларны "Тимер юл" дөньясы белән Локомотив депосы ветераннар советы остазы Николай Золотухин таныштырды. Балалар паровозлар турында да күп мәгълүмат алды, тарихи фактларны белде. Мәсәлән, Советлар союзы герое В.Графовның әтисе Бөгелмә депосында паровоз йөрткән.
"Ялкын" балалары локомотивның тренажер кабинасында да булдылар. Очрашу азагында балаларга тимер юл кагыйдәләрен искә төшерделәр, поездның тизлеге, ни өчен алар җәһәт кенә туктый алмаганык, поезд алдыннан йөгереп чыгарга ярамаганлыгын да аңладылар.