Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утрауы» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре социаль ярдәм күрсәтүгә мохтаҗ гражданнарны ачыклау максаты белән Шылаңгы авыл җирлегенә барды.
Өйләр буенча йөрү барышында белгечләр 44 кешедә булды, шулар арасында 1 гражданинның социаль ярдәм күрсәтүгә мохтаҗлыгы ачыкланды.
Әлеге гражданнар белән социаль ярдәм күрсәтү чаралары буенча (субсидияләр һәм башка түләүләр) аңлату әңгәмәләре, моннан тыш янгын куркынычсызлыгын үтәү буенча инструктаж һәм социаль мошенниклыктан яклау чаралары турында әңгәмәләр үткәрелде.