Бүген Тәтеш шәһәренең үзәк паркында Гаилә, Мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм тантанасы булып узды. Бәйрәмне "Тәтеш балкышы" үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Венера Янышева үткәрде.
Чара "Мин сиңа ромашка бүләк итәм акциясенән башланып китте. Бәйрәм барышында барлык катнашучыларның сул кул беләгенә бәйрәм символын хәтерләткән браслетлар бәйләнде. Теләгәннәр "Миһербанлылык чәчәге" мастер-классында катнаша алды.
Соңыннан чара кунаклары истәлеккә фотога төштеләр, фото өчен алдан ук декоратив рамка ясалган иде.