Бүген Минзәләнең социаль үзәк педагоглары Ольгой Бывальцева һәм Наталья Кудряшова. "Веста" үзәге базасы волонтерлары, "Тургай" приюты белгечләре "Гаилә ялы" бәйрәме оештырды.
Чара саф һавада узды. Бәйрәмгә балаларның әти-әниләре дә чакырылган иде. "Мондый чаралар гаиләдәге дуслыкны ныгыта",- ди белгечләр. Бәйрәм җылы атмосферада узды. Балалар да ата-аналар да оештырылган конкурсларда актив катнашты.
Бәйрәмдә һәркем үз гаиләсен яхшы яктан гына күрсәтергә тырышты. Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Светлана Миннекаева белдергәнчә, "Гаилә ялы" көне балаларда һәрвакыт уңай тәэсирләр уята.