Олы яшьтәге Лениногорск батырларын өйләрендә котладылар

2012 елның 24 феврале, җомга
Лениногорск “Исток-Башлангыч” халыккасоциаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә кайгыртуда булган ир-атларны өйләренә барып котладылар.
5нче һәм 10нчы мәктәп укучылары, бүлек мөдирләреннән торган күчмә бригада ир-атларда кунакта булдылар. Балалар әзерләгән мини-концерт опекада булганнарның күңеленә хуш килде. Бу көнне рәхмәт сүзләре Вилена Тютеева, Александра Мосягина, Петр Кудашов исемнәренә яңгырады. Бәйрәм уңаеннан киелгән матур костюмнарны бизәгән хөкүмәт бүләкләре опекада булганнарның Ватан алдында тәкъдир иткән хезмәтләре турында сөйли.
Яшь буын балалары очрашу вакытында үзләренең таң калуларын, ә утны-суны узган, җиңү алып кайткан ир-атлар  күз яшьләрен яшермәделәр.
Яхшы кәеф, оптимизм һәм илһамнан тыш,  кунаклар батырларга бүләкләр дә тапшырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International