2018нче елның 5 июль көнне Мәскәү районының мәшгульлек үзәгендә гражданнарны үзара хезмәттәшлек программасы мәсьәләләре буенча эш бирүче белән чираттагы очрашу узды.
Очрашу вакытында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече һәм ГББ мәктәпкәчә белем бирү 4нче номерлы музыка балалар мәктәбе директор урынбасары халыкны эш белән тәэмин итү программа чаралары буенча хезмәттәшлек итү мәсьәләләре белән таныштырды. Инвалидларны җиһазландырылган эш урыннары буенча эшкә урнаштыру, социаль якланмаган категория гражданнарны һәм балигъ булмаган гражданнарны вакытлыча эшкә урнаштыру һ.б мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Биредә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең булышлык күрсәтү программасы буенча үзара файдалы катнашу мөмкинлеге турында аңлату бирелде, белешмә-мәгълүмати материаллар рәвешендә буклетлар һәм китапчыклар таратылды.