Югары Ослан интернат-йорты кунаклар кабул итте

2018 елның 6 июле, җомга

Бүген Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йортында православ дин әһелләре кунакта булды. Алар бирегә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан килде.

Хәйриячелек чарасы уңаеннан оештырылган очрашуда алар әлеге бәйрәмнең тарихын бәян итеп узды. Ә соңыннан интернаттагылар игътибарына концерт программасы тәкъдим ителде. Рус, татар телләрендә җырлар яңгырады. Сергей Костюков үзе иҗат иткән әсәрләрен укыды. Сәгать ярым барган бәйрәм, интернатта яшәүчеләрнең күңелен күтәрде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International