Россиядә 8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә.
Менделеевск муниципаль районында "Берег Надежды" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәгендә, өйдә социаль ярдәм алучылар өчен "Без бер-беребезгә кирәкбез!" тематик видео-презентация әзерләгәннәр.
Әлеге чараның максаты – гаиләнең кеше тормышында ролен формалаштыру, гаиләдә җылы һәм ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыру.
Гаиләнең кеше тормышында роле, аның кыйммәтләре, традицияләре турында, Петр һәм Феврония гаиләсе турында легенда видео-презентацияда күрсәттеләр. Күпчелек өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар бу турында беренче тапкыр ишеттеләр .Соңыннан алар үз гаиләләренең тарихы белән уртаклаштылар.
Ә 2018 елның 6 июлендә “Астра” тернәкләндерү үзәгендә шәһәр китапханәсенең 5 нче филиалы хезмәткәрләре һәм үзәк тәрбиячеләре берлегендә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган аралашу сәгате үткәрелде. Чара барышында балалар бу бәйрәмнең тарихы белән танышты, Петр һәм Феврония турында риваять, “Байлык, Уңыш һәм Мәхәббәт” турында бәян тыңлап үттеләр, бәйрәмнең символы ромашка белән таныштылар, ул элек – электән мәхәббәт билгесе.
Чара күңелле уеннар, табышмаклар, ярышлар, викториналар белән үрелеп барды. Бәйрәм азагында балалар матур ромашка аланы ясадылар. Бөтен кунакларга баллы ризыклар өләштеләр.
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хайбулова, Татарстан республикасының "Спорт хәрәкәте" иҗтимагый оешмасы вәкиле Алексей Мулеев белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында шашка уены буенча турнир үткәрде.
Чараның максаты: катнашучыларның гаиләләрендә өстәл уеннарын популярлаштыру һәм аларны интеллектларын , логик фикерләү сәләтләрен үстерү иде.
Шашка - ул бик купләрнең яраткан өстәл уены гына тугел, ул әле балаларны һәм олыларны үзенә җәлеп итә торган иң арзан һәм массакүләм спорт ярышларының бер төре дә булып тора.
Чараны оештыручылар барлык катнашучыларны гаилә бәйрәме белән котладылар һәм турнир үткәрү регламенты, шашка уены кагыйдәләре белән таныштырдылар.
Катнашучылар бик теләп уенга керештеләр. Бу уенда шашкаларны дөрес йөртә белу генә җитми иде, аларга үзләренең логик сәләтләрен, игътибарлы булуларын, тапкырлыкларын күрсәтергә кирәк иде. Уенчылар, уен барышында катлаулы комбинацияләр уйлап табып, тыныч, яхшы рәвештә җиңүгә омтылдылар.
Уенны тәмамлап, турнир нәтиҗәләре буенча, призлы урыннарны билгеләделәр. Җиңүчеләрне һәм барлык катнашучыларны да мактау грамоталары һәм истәлекле, баллы призлар белән бүләкләделәр.
Мондый интеллектуаль уеннар аша социаль хезмәт алучылар мөстәкыйль карарлар, дөрес итеп тәнкыйтьләрне кабул итәргә, куелган максатларга ирешергә өйрәнәләр.
Чарада 20 кеше катнашты.