Ютазы районында вакансияләр ярминкәсе узачак

2012 елның 24 феврале, җомга
27нче февральдә Ютазы районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узачак.
Бу көнне үз вакансияләрен районның зур предприятие вәкилләре тәкъдим итәчәк. Алар арасында: ЧҖҖ “Уруссу элетромеханика заводы”, “Нур-АГРО”, “Салават күпере”, “Ютазаграңданпроект”, шулай ук Уруссу эшчеләр поселогы ААҖ “НАСКО Татарстан” филиалы булачак.
Моннон тыш, бу кцнне Башкортстан Республикасы Октябрьский шәһәре “Престиж” кадрлар агентлыгы үзенә белгечләр сайлаячак.
Ярминкә барышында һәр кешегә эшкә урнашу буенча  эш белән тәэмин итү үзәге белгечлекләреннән консультация алу мөмкинлеге тудырыла.
Ярминкә Уруссу шәһәр тибындагы поселокта, сәгать 9.00дән 12.00гә кадәр, районның Уруссу урамы 60нчы йорт адресы буенча урнашкан “Энергетик” мәдәният йортында узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International