«Ялкын» социаль-приютында экстремизм һәм терроризмга каршы чара уздырылды

2018 елның 13 июле, җомга

Куркынычсзлык  атналыгы  уңаеннан, «Ялкын» социаль-приютында экстремизм һәм терроризмга каршы чара уздырылды. Яшүсмерләр укытучылары җитәкчелегендә бу юнәлеш буенча рәсемнәр һәм плакатлар күргәзмәсе оештырды.

Микрорайонда яшәүчеләр белән “Без терроризмга каршы” дигән акция үткәрелде. Анда һәр катнашучы үз карашын белдерде. Хәтер дәресендә балалар экстремаль шартларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар, корбаннарны искә алдылар.

Бу хокукый дәрестә мөселман рухият вәкиле Наил Йосыпов төп төшенчәләрне ачыклап бирде. Укучыларга  киләчәктә киңәшләр бирде.  Кешелекне саклап калырга, намусны югалтмаска кирәклегенә басым ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International