12 июльдә Чаллының "Ышаныч" комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре 5нче номерлы шәһәр хастаханәсе хезмәткәрләре белән мәгълүмати очрашу оештырды.
Чара барышында үзәкнең эшчәнлеге белән таныштырдылар. Белгечләр социаль хезмәт күрсәтү юнәлешендәге хокуклар турында сөйләде. Күп төрле сорауларга җавап бирделәр. Бигрәктә олы кешене гаиләгә алу кагыйдәләрен җентекләп бәян иттеләр. Проект авторлары әле очрашуларның файдалы якларын да билгеләп узды.